В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан эшләр 20 нче июльгә кадәр кабул ителә
Фото: Денис Гордийко
Конкурска 2024 елда иҗат ителгән эшләнмәләр генә кабул ителә. Шул ук вакытта аларның саны чикләнмәгән. Конкурс эшләрен онлайн-сайлап алу 21 нче июльдән 1 нче августка кадәр узачак, соңрак икенче турга үткән эшләрне кабул итү оештырылачак. Конкурс нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Һәр юнәлеш буенча ике яшь категориясендә җиңүчеләр 2024 елның 30 нчы сентябренә кадәр игълан ителәчәк. Аларга акчалата премияләр тапшырылачак: беренче урын өчен – 100 мең сум, икенче урын өчен – 85 мең сум, өченче урын өчен 65 мең сум каралган. Җиңүчеләрнең иҗади әсәрләре күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк һәм буклетта урын алачак.
Конкурста катнашу өчен иҗат эше фотосы беркетелгән гаризаны 20 нче июльгә кадәр «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына» билгесе белән saumykazan@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала.
Хатта автор турында белешмә күрсәтелә: фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, эш яки уку урыны, регалияләре (булган очракта), яшәү урыны буенча адресы, элемтә телефоны, электрон адресы. Шулай ук эшнең (эшләрнең) атамасы, декоратив-гамәли сәнгать техникасы төре, эшнең зурлыгы, аны иҗат итү датасы турында мәгълүмат булырга тиеш, эшкә кыскача аннотация язу – теләк буенча.
Конкурс ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы беренче тапкыр 2023 елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында узды. Анда республика башкаласы урамнарын, паркларын һәм тарихи биналарын сурәтләгән заманча рәссамнар катнашты.