В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документлар 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә
Казанда яшь галимнәр арасында Завойский исемендәге шәһәр премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Конкурста катнашуга ТР башкаласының югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге аспирантлары һәм яшь галимнәре чакырыла.
Кандидатлар тәкъдим итә торган эшләрнең темалары актуаль һәм конкурс юнәлешенә туры килергә, проектта хәл ителә торган бурычлар – фәнни әһәмияткә ия, ә методлар һәм алымнар яңа булырга тиеш. Моннан тыш, экспертлар конкрет нәтиҗәләр, йомгаклар яки рекомендацияләр булуны, шулай ук эш нәтиҗәләрен практикада куллану мөмкинлеген бәяләячәк.
Премияне алырга теләүчеләргә катнашу өчен 10 сентябрьгә кадәр нигезләмә буенча тупланган документларны балалар һәм яшьләр эшләре комитетының электрон почтасына җибәрергә кирәк. kazankddm@yandex.ru.
Конкурсны балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан федераль университеты һәм Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институты оештыра.