В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста Казан югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмаларының 35 яшькә кадәрге аспирантлары һәм яшь галимнәр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда физика өлкәсендә Завойский исемендәге шәһәр премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Конкурста Казан югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмаларының 35 яшькә кадәрге аспирантлары һәм яшь галимнәр катнаша ала.
Премия алырга теләүчеләрнең эш темалары конкурсның актуаль һәм тиешле юнәлешләренә багышланырга, проектта хәл ителә торган бурычлар фәнни әһәмияткә ия булырга, яңа методлар һәм алымнар кулланылырга тиеш. Моннан тыш, экспертлар конкрет нәтиҗәләрнең, йомгакларның яки тәкъдимнәрнең булуын, шулай ук эш нәтиҗәләрен практикада куллану мөмкинлеген бәяләячәк. Өстенлек катнашучылар мөстәкыйль рәвештә оригиналь бурычлар куя һәм аларны хәл итүдә нетривиаль алымнар күрсәтә алган проектларга биреләчәк, дип ассызыклый оештыручылар.
Стипендия алуга конкурста катнашу өчен, 14-нче сентябрьгә кадәр Казан федераль университетының квант электроникасы һәм радиоспектроскопиясе кафедрасына кирәкле документлар һәм конкурс эшен тапшырырга кирәк. Документлар исемлеген һәм гариза формасын конкурс нигезләмәсендә табарга мөмкин, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Завойский исемендәге премия 1997 елдан эксперименталь, теоретик һәм гамәли физикада ирешкән зур казанышлар өчен бирелә. Конкурсның 20 еллык тарихында 60-тан артык яшь галим бүләкләнде, аларның күбесенең исемнәре бүген фәнни дөньяда билгеле. Алар Казан физика мәктәбе традицияләрен аннан читтә дә уңышлы дәвам итәләр. Премияне оештыручылар булып Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан федераль университеты һәм Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты тора.