В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Приз фонды 50 млн сум тәшкил итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен грант ала ала. Приз фонды 50 млн сум тәшкил итәчәк.
Конкурста яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, «Форпост» үзәкләре, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре һ.б. катнаша ала. Проектлар яшьләргә һәм муниципаль районнарда яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлдерелергә тиеш.
Гариза бирү кагыйдәләре белән ТР Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин, ә конкурста катнашу өчен материаллар сылтама буенча бар. Гариза бирү кампаниясе октябрьнең өченче декадасында тәмамланачак.
Быел республиканың 37 муниципаль берәмлегеннән 60 учреждение грантлар алды, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы.