Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2021, 11:19

«Алтын каләм – Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кабул итү башланды.

Фестиваль программасы теоретик һәм практик өлешләрдән тора.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Татарстанда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Анда катнашу өчен 10 яшьтән 20 яшькә кадәр журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла.

Теләге булганнар үзләрен 9 юнәлештә күрсәтә алачак: матбугат журналистикасы (рус телендә), матбугат журналистикасы (татар телендә), телевидение, видеоблогинг, радио, фотожурналистика, дизайн һәм басмалар версткасы, SMM һәм яңа юнәлеш – подкастинг.

Фестиваль программасы теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Катнашучыларны 5 көн дәвамында мастер-класслар һәм журналистика өлкәсендә профессионаллар белән очрашулар, шулай ук остазлар җитәкчелегендә юнәлешләр буенча командаларда эш көтә. Көн саен аларга фоторепортажлар ясарга, ике дәүләт телендә газета, теле - һәм радиопрограммалар чыгарырга туры киләчәк.

2021 елда фестивальнең төп темалары: «Туган телем –газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре», «2021 – Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы», «Яшьләр күзлегеннән милли проектлар», «Авыл көче. Авыл яшьләре үсеше территориясе», «XXI гасыр яшьләре: яшүсмерләр турында», «Киләчәккә – 50 елдан соң журналистика».

Катнашу өчен сайтта анкета тутырырга һәм анда үз портфолияңне беркетергә кирәк. Гаризалар кабул итү 2021 елның 15-нче июленә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль турында нигезләмә белән сылтама буенча танышырга була.

Финал 23-нче июльдән 27-нче июльгә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча фестиваль лауреатлары билгеле булачак, алар кыйммәтле бүләкләр һәм республиканың алдынгы басмаларында стажировка узу мөмкинлеге алачак. Ә төп бүләкләрне гран-при ияләре алачак: алар Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр институты журналистикасы һәм медиакоммуникацияләрнең Югары мәктәбендә түләүсез белем алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар