В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Еллык ставка 4,25 проценттан 4,5 процентка кадәр тәшкилә итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казан Башкарма комитеты кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү буенча шәһәр программасының банк-операторлары белән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзеде. Кредит алу өчен эшмәкәрләр “Энергобанк”, “Сбербанк”, “Банк Казани” һәм “Автоградбанк”ка мөрәҗәгать итә ала.
Өстенлекле юнәлешләрдә эш итүче эшмәкәрләр 3 яисә 5 елга 10,25-10,5% еллык ставка белән 10 млн сумга кадәр кредит ала ала. Беренче очракта Башкарма комитет беренче ике елда ставканың 6 процентын субсидияли, кредитны биш елга алганда – кредит ставкасы беренче 3 елда субсидияләнәчәк.
Кредит алу өчен программада катнашучы банкларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Субсидия алу өчен кирәкле документларны банк үзе Башкарма комитетка җибәрәчәк.
Консультация алыр өчен 299-17-73, 299-15-80 телефоннары аша, яисә podderzhka16@mail.ru электрон почтасына хат җибәреп мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ташламалы кредит бирү шартлары белән сылтама аша танышырга мөмкин.