Тавыш бирү урынын 8-нче сентябрьгә кадәр сайларга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Бүгенге көннән башлап Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Тавыш бирү урынын 29-нчы июльдән 8-нче сентябрьгә кадәр сайларга кирәк.
Урнашу урыны буенча тавыш бирү турындагы гаризаны КФҮдә, территориаль сайлау комиссияләрендә, РФ дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирергә мөмкин. Участок сайлау комиссияләре 2-нче сентябрьдән гаризаларны кабул итә башлаячак, дип хәбәр итә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 11, 12, 13-нче сентябрь көннәрендә узачак. Тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13-нче сентябрьгә беркетелгән. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: ТР Президентын сайлаулар, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлаулар, Алабуга сайлау округында өстәмә сайлаулар һәм муниципалитетларга депутатлар сайлау: шәһәр һәм район (шул исәптән дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлау).
«Мобиль сайлаучы» муниципаль сайлауларда эшләмәячәк. Җирле депутатларны бары тик үз сайлау округы чикләрендә булганда гына сайларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Мобиль сайлаучы» - теркәлү урыны буенча түгел, ә булу урыны буенча сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә торган технология.