Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2022, 15:07

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләр кабул ителә башлады

Премиягә 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авторлар дәгъва итә ала.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре, KZN.RU, 15 нче декабрь). 2022 елда классик татар язучысы Шәриф Камал исемендәге әдәби премия алуга эшләрне кабул итү башланды. Быел призлы урыннар саны арттырылган.

ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, премиягә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар дәгъва кыла ала. Лауреатлар ике яшь категориясендә, «Проза» һәм «Тәрҗемә» номинацияләрендә билгеләнәчәк. Һәр премиянең күләме 50 мең сум тәшкил итә.

«Проза» номинациясе буенча татар телендә прозаның кече һәм уртача күләмдәге әдәби әсәрләре кабул ителә: хикәяләр, новеллалар, повестьлар яисә нон-фикшн жанрындагы әсәрләр.

«Тәрҗемә» номинациясендә катнашучыларга Шәриф Камалның «Ата» хикәясен инглиз, немец яки төрек телләренә тәрҗемә итәргә тәкъдим итәләр.

Гаризалар һәм эшләр kamalpremiyese@yandex.ru электрон почтасына 25 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Кабул итү вакыты премияне оештыру комитеты карары буенча озайтылырга мөмкин.

Лауреатлар Шәриф Камал декадасы вакытында 2023 елның февралендә игълан ителәчәк. Шулай ук киләсе елның гыйнвар-февраль айларында интенсив белем бирү программасы узачак.

Премия һәм конкурс турында тулырак мәгълүматны сылтама, шулай ук +7(843)590-80-67, +7(843)590-80-66 телефоннары аша белергә була.

Премияне гамәлгә куючылар – ТР Милли музее, оештыручысы булып аның филиалы – Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) тора. Конкурс инде өченче ел ТР Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Барлык яңалыклар