Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2022, 12:45

Казанның Җәмигъ мәчете эскиз проектын эшләүгә халыкара конкурс башланды

10 мең кеше сыйдырачак мәдәни объект «Кырлай» паркы урынында урнашачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче апрель, Алинә Бережная). Казанда Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләүгә халыкара конкурс башланды. Ул Казансу елгасының уң як ярында, «Кырлай» аттракционнар паркы урынында урнашачак. Мәчет 10 мең кешене сыйдыра алачак. Нигезгә беренче ташны 20 нче майда салырга планлаштыралар, ә көзен төзелеш эшләренә керешергә телиләр.

«Татарстан территориясендә Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсе күптән күтәрелде, дини корылманы торгызу буенча конфессияләр мөрәҗәгатьләре күп булды», – дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров. Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше турындагы соңгы карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Эшләр Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча төп чараларның федераль планына кертелгән.

Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләүгә халыкара конкурс өч ай дәвам итәчәк. «Игелек-Доброта» җәмгыятенең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Илнур Рәхимов сөйләвенчә, конкурсантлар булачак мәчетнең генә түгел, аның янәшәсендәге территориянең дә эскизларын тәкъдим итәргә тиеш. Конкурсның географиясе чикләнмәгән – Россия һәм чит илләрдән иҗат коллективлары һәм консорциумнар үз идеяләрен тәкъдим итә ала. Катнашу өчен гаризалар 15 көн дәвамында кабул ителәчәк. 8 нче июльдә, Корбан бәйрәме алдыннан, нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчене һәм призерларны балл системасы буенча сайлаячаклар, бәяләрне жюри әгъзалары тәкъдим итәчәк.

Конкурс жюрие составына әйдәп баручы архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек, мөселман руханилары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре керәчәк.

Конкурста җиңүче – 2,5 млн сум, икенче урын алган призер – 1 млн сум, өченче урын иясе 500 мең сум күләмендә приз алачак.

«Катнашучылар үз карашларын тәкъдим итә алсыннар өчен, бик күп техник шартлар язмадык. Киләсе өч ай командалар өчен нәтиҗәле булачак. Казан, Татарстан конкурсантларны рухландырыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте Илнур Рәхимов.

Булачак мәчетнең исеме әлегә билгеләнмәгән, аны халык үзе сайлаячак. «Без әлеге мәсьәләне республика халкы фикер алышуына чыгарырга планлаштырабыз», – дип билгеләде Шамил Гафаров.

Булачак мәчетнең урнашуы республика һәм гомумроссия дәрәҗәсендәге уникаль объектлар төзүнең төп принципларына җавап бирә, дип билгеләп үтте КДАТУның Архитектура һәм дизайн институтының архитектура теориясе һәм практикасы кафедрасы профессоры Галина Айдарова. «Төзелеш өчен мәйданчык Казанның тарихи үзәгендә урнашкан, биредә транспорт хәрәкәте дә уңайлы. Мәчет Идел ягыннан яхшы күренәчәк, шәһәр киңлегендә мөһим юнәлеш булачак», - дип билгеләп үтте ул.

Эксперт фикеренчә, Җәмигъ мәчет Казансу елгасының уң як ярының архитектур йөзен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. «Бу эре дини һәм күп функцияле үзәк булачак, анда республика халкы һәм туристлар өчен төрле иҗтимагый-мәдәни функцияләр булган уңайлы шәһәр мохите булдырылачак», – дип ассызыклады Галина Айдарова.

Үз чиратында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров республика Президентына Татарстан башкаласында Җәмигъ мәчетен төзү карары өчен рәхмәт белдерде. «Мәчет Казанның дөньяның барлык почмакларында шәһәрне гәүдәләндерәчәк яңа символы булачагына ышанам», - дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров. Ул шулай ук Казан аттракционнар паркыннан башка калмаячагын ассызыклады – аны яңа урында урнаштыру мәсьәләсе карала башлаган инде.

Барлык яңалыклар