В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалистлар өчен этномузыкант Gurude җитәкчелегендә өч көнлек уку оештырыла
Фото: Денис Гордийко
Конкурсның төп шарты – милли телдә заманча этник жанрда җырлар башкару. Номерда борынгы халык музыка коралларын заманча яңгырашта, яңа аранжировкаларда һәм формаларда кулланырга кирәк. Гаризалар 31 нче декабрьгә кадәр фестиваль сайтында кабул ителә, формада видео чыгышны беркетергә кирәк.
Конкурсның 10 финалисты өчен этномузыкант Gurude һәм остазлары җитәкчелегендә иҗади лабораториядә өч көнлек дәресләр оештырыла. Уку 2024 елның февралендә «Ясна» этнокомплексында узачак.
Шуннан соң март һәм апрель айларында лабораториядә катнашучыларга, уку вакытында алган күнекмәләрен исәпкә алып, яңа композицияләрне эшләп бетерергә туры киләчәк. Май аенда Чебоксарның төп сәхнәсендә гала-концерт узачак, анда конкурста катнашучылар, Gurude һәм остазлар командасы үз композицияләрен башкарачак. Чыгышлар тамашачылар тавыш бирсен өчен сайтта урнаштырылачак.
Иң яхшы өч коллектив видеоклиплар ясау өчен сертификатлар алачак – киләчәктә аларны чуаш телевидениесендә һәм интернетта урнаштырачаклар. Гран-При алган катнашучы Чувашия буенча туристлык сәфәренә барачак.
Детальләрне yasnamusic@mail.ru электрон почтасы аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.