В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы эшләрне призлар көтә, әсәрләрне театрларга сәхнәләштерүгә тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Конкурска эшләр 2022 елның 1-нче октябренә кадәр кабул ителә. Текстларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420021, Казан, Татарстан ур., 1, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры («Яңа татар пьесасы - 2022» конкурсы» тамгасы белән).
Конкурс ике этапта уздырыла: 2022 елның 1-нче ноябренә кадәр жюри әгъзалары конкурска җибәрелгән барлык пьесаларны укыйлар һәм икенче этапка кертеләчәк әсәрләрдән шорт-лист төзиләр. Шорт-лист массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru сайтында басыла. Алга таба жюри җиңүчеләрне билгели, алар 2022 елның 22-нче декабрендә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Иң яхшы өч пьеса авторларын акчалата премияләр көтә, ә әсәрләр махсус җыентыкта кулъязма хокукларында бастырылачак һәм театрларга сәхнәләштерүгә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы да махсус премия бирәчәк.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.
Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге театр тарафыннан уздырыла.