Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2020, 10:03

Казан Мэры стипендияләренә гаризалар кабул ителә башлады

Хәзер катнашу өчен гаризаны «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә генә бирергә мөмкин.

Казан шәһәре Мэрының исемле стипендияләренә бәйге башланды. Анда практик әһәмияткә ия һәм Казанны төзекләндерү процессында тормышка ашыру мөмкинлеге булган фәнни эшләр белән югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала. Проектларны тәкъдим итү ике этапта уза: беренчесе – читтән торып, икенчесе – комиссия әгъзалары алдында турыдан-туры яклау.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 38 җиңүче билгеләнде: 16 аспирант, 20 югары уку йорты студенты һәм 2 көллият студенты.

Узган ел конкурста 217 кеше катнашты, шуларның – 85-е турыдан-туры турда социаль-гуманитар, техник һәм табигый фәннәр профильләре буенча проектлар тәкъдим итте.

Конкурс жюри составына Казанның төрле югары уку йортларының фәнни берләшмә вәкилләре керә. Алар үз профильләре нигезендә катнашучыларның эшләрен бәяли.

Студентларның иң яхшы проектлары шәһәр хуҗалыгында тормышка ашырыла. Әйтик, узган ел җиңүчесе – Казан дәүләт энергетика университеты студенты Татьяна Галиеваның Казан уку йортлары өчен яктырту белән идарә итүнең интеллектуаль системасы буенча эшләнмәсе энергетика университеты корпусларында уңышлы кулланыла. Ә башка бер җиңүченең – КДЭУ аспиранткасы Рита Ротачның җылылык схемасына пар винт машинасын кертү юлы белән ТЭЦ эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча проекты хәзер Казан ТЭЦ-1-дә кулланыла.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан конкурста катнашу өчен гариза бирү процедурасы гадиләштерелде. Хәзер катнашучылар барлык документларны электрон рәвештә «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша гына бирә ала, гаризаны кәгазь вариантта кабатларга кирәкми.

Гаризалар агымдагы елның 31-нче октябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү гадәттәгечә декабрьдә узачак.

Конкурс 1994 елдан бирле уздырыла һәм быел ул 26-нчы тапкыр узачак.

Барлык яңалыклар