Конкурс шартлары буенча, визуаль образ спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Казанда БДБ илләре һәм I Бөтенроссия шәһәр уеннарының визуаль образын эшләүгә конкурс башланды. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Конкурс шартлары буенча, визуаль образ спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш. Ул шулай ук ярышларда катнашачак илләрнең мәдәнияте турында заманча сыйфатларны һәм тарихны берләштерергә тиеш.
Җиңүчеләрнең шорт-листын конкурс комиссиясе билгеләячәк, ә ахыргы нәтиҗәләр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ясалачак. Иң яхшы эшләрнең авторларын яз башында игълан итү планлаштырыла, алар акчалата призлар алачак: БДБ илләре уеннары өчен материаллар эшләгәнгә 100 мең сум һәм Беренче Бөтенроссия шәһәр уеннарын визуализацияләгәнгә 50 мең сум акча каралган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Катнашу өчен гаризалар 16-нчы февральгә кадәр konkurs@dspkazan.com электрон адресына кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат белән конкурс нигезләмәсендә танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, БДБ илләре уеннарына 20-27 августта 14-тән 23 яшькәчә 2,5 мең спортчы, 11 илдән 2000-гә якын волонтер һәм 1239 судья киләчәк. Уеннар программасында 21 спорт төре бар. 26-28 июньдә Яшьләр көненә багышланган I Бөтенроссия шәһәр уеннары узачак.