В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Микрорайонда яшәү, шулай ук Юдиноның социаль һәм мәдәни үзенчәлекләрен белү өстенлекләрнең берсе булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казанның Юдино торак массивындагы Революция урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан яшьләр үзәгенә җитәкче вазыйфасына ачык конкурс старт алды. Читтән торып алып барыла торган этап кысаларында документлар 30-нчы июльгә кадәр кабул ителә.
Конкурста югары белемле, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эшләүче, хөкем ителмәгән РФ гражданнары катнаша ала. Микрорайонда яшәү, шулай ук Юдиноның социаль һәм мәдәни үзенчәлекләрен белү өстенлекләрнең берсе булып тора.
Гариза бирүче лидерлык күнекмәләренә ия булырга, иҗтимагый һәм проект эшчәнлеге тәҗрибәсенә, тотрыклы гражданлык позициясенә, карарлар кабул итүдә абруйга ия булырга һәм алар өчен җаваплылык тотарга тиеш. Идарә итү сәләтләре, нәтиҗәле командалар төзи белү, командада эшли белү, шулай ук стратегик планлаштыру һәм партнерлар белән хезмәттәшлек итү осталыгы аеруча югары бәяләнәчәк.
Конкурс ике этапта үткәрелә: читтән торып - 17-нче июльдән 30-нчы июльгә кадәр, дәгъва кылучы катнашында үткәрелә торган этап - 3-нче августтан 10-нчы августка кадәр.
Читтән торып үткәрелә торган этап кысаларында конкурсантлар оештыру комитетына махсус форма буенча резюме, мотивацион хат (ирекле формада, ким дигәндә 2 бит), киләчәк яшьләр үзәген үстерү концепциясен (гомуми күзаллау, принциплар һәм эш форматы, потенциаль аудитория, программа белән тулыландыру һәм башкалар), шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (сканерланган һәм имзаланган) бирергә тиеш. Материалларны электрон рәвештә mc-judino@mail.ru почтасына «Җитәкче вазифасына конкурс» тамгасы белән җибәрергә кирәк.
Читтән торып үткәрелә торган турның нәтиҗәләре икенче тур башлануга ике көннән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Аларны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм «Подросток» муниципаль бюджет учерждениесенең Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә бастырачаклар.
Дәгъва кылучы катнашында узачак икенче этап конкурсның оештыру комитеты белән әңгәмәне һәм тәкъдим ителгән концепцияне яклауны күздә тота.