Приз фонды 106 миллион сум тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). Казанлылар гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан грантлары бирү конкурсында катнаша ала. Приз фонды 106 миллион сум тәшкил итә.
Гаризалар 23 нче июльгә кадәр кабул ителә. Аларны 21 юнәлеш буенча бирергә мөмкин. Алар арасында социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау; гаиләгә, анага, атага һәм балага ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү һәм башкалар бар, дип хәбәр итә оештыручылар.
Быел конкурста яңа юнәлеш барлыкка килде – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга ярдәм итү. Моннан тыш, татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау юнәлеше буенча грантларга Россиянең башка субъектларыннан коммерцияле булмаган оешмалар да өмет итә ала.
Җиңүчеләрне экспертлар берләшмәсен бәяләү нәтиҗәләре буенча республика конкурс комиссиясе билгеләячәк. Быел Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү муниципальара ресурс үзәкләре белән берлектә эш алып бару планлаштырыла. Республикада мондый үзәкләр алты. Шулай ук конкурста катнашучы милли-мәдәни оешмалар вәкилләре өчен укыту семинарлары сериясе узачак.
Оештыручы булып «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора.