В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда Казанның 92 белем бирү оешмасыннан 94 педагог катнаша.
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурс 9 номинация буенча уза: «Предмет укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Ветеран-педагог», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе», «Кеше тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог», «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы». Шәһәр конкурсында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре Казан Ратушасында март башында игълан ителәчәк.
«Ветеран-педагог» номинациясе буенча конкурста катнашучы педагоглар өчен сынаулар эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә ике ел үткәрелмәде, быел алар яңартылды. «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы» номинациясе буенча үз проектларын тәкъдим итүче педагоглар өчен сынаулар беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Жюри әгъзалары – шәһәр вузлары, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, һөнәри конкурсларда җиңгән педагоглар.
Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә 2 нче лицей-интернатның җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Илсур Җиһаншин илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә керде һәм конкурс лауреаты булды.