Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2018, 17:18

“Тәмле Казан” фестивале: итальян качокаваллосы, шоколадтан ясалган пилмәннәр һәм мангодан ясалган шейк

Якшәмбе көнне Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта өч миллионынчы турист өчен иң тәмле ризык сайланачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь, Алсу Сафина). Бүген Татарстан башкаласында Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта “Тәмле Казан” фестивале башланды. Фестиваль ике көн дәвам итәчәк. 50-дән артык ресторан, кәһвәханә, кафе һәм башка җәмәгать туклануы йортлары. Шулай ук фермер предприятиеләре кунакларны популяр һәм гадәти булмаган ризыклар белән сыйларга әзер.

Көндез аллеяда инә төшәргә урын юк иде. Тәмле ризыклардан авыз итәргә килгән кешеләрне салкын көзге көн куркытмаган. Биредә нидән авыз итәргә сайлау мөмкинлеге бик зур – грузин ашлары да (хинкали, хачапури, чурчхела), диңгез продуктлары белән ясалган итальян пастасы да, татар халык ашлары да, грек гиросларыда, Мексика бурритосы һәм кесадильясы да.

Тиз әзерләнән торган ризыклар (фастфуд) да сайларга мөмкин иде – бургерлар, хот-доглар, экоснеклар. Кайнар ашлар да бар иде – сырлы, балыклы, гөмбәле; пилмәннәр – сыер итенән һәм сыр белән, тавык ите һәм пармезан белән, сөмбаштан, томат һәм моцарелла белән, шулай ук шоколадлы пилмәннәр. Пылаусыз фестиваль үтмәде, әлбәттә. Шулай ук глинтвейн эчеп җылынырга һәм экзотик җиләк-җимештән шейк эчәргә мөмкин иде.

Фермер аллеясы зур кызыксыну уятты. Биредә сөт, ит продукциясе, ярым фабрикантлар, бал, икмәк ризыклары тәкъдим ителгән иде. Фестиваль кунакларын сыр сату нокталары аеруча җәлеп итте.

Катнашучылар географиясе кидәя бара – бүген монда Казан һәм Татарстаннан гына түгел, Самаралан, Төмәннән дә кешеләр бар, дип сөйләде Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова. Аның сүзләре буенча, киләсе елга халыкара кухнаны тагын да киңрәк тәкъдим итәргә планлаштырыла. “Фестивальнең төп бурычы – татар милли ашларын популярлаштыру, - диде Д.Санникова. – Шул ук вакытта безнең Казанның күп кырлы икәнен дә күрсәтәбез килә”.

“Казан – искиткеч матур һәм тәмле шәһәр. Татарча беренче өйрәнгән сүзем – өчпочмак, бу күрсәткеч булып тора”, - дип саный Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер.

ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең башкаручы директоры билгеләп үткәнчә, “Тәмле Казан” фестивале традицион булып килә.

Фестиваль мәйданчыгы 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Иртәгә казанлыларны 12.00 сәгатьтән биредә көтәләр. Фестивальгә керү бушлай. Якшәмбе 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр катнашучылар өч миллионынчы турист өчен иң тәмле автор ризыгы сайлауда катнаша алачак. Бәйгедә 6 шеф-пешекче катнаша, аларны жюри әгъзалары шәһәрлеләр фикерен исәпкә алып сайлаячак.

Фоторепортаж
"Тәмле Казан-2018" фестивале, 20.10.2018
Барлык яңалыклар