Техник сәбәпләр аркасында контактлы зоопаркка һәм оранжереягә керү әлегә ябык.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 30-нчы апрельдә Казан зооботаника бакчасының иске өлеше ачылачак, контактлы зоопарк һәм оранжереядан тыш – алар техник сәбәпләр аркасында килүчеләр өчен ябык булачак.
Ачылыр алдыннан барлык биналар җентекле санитар эшкәртү узган. «Реконструкция әлегә булмады, әмма сез кыштан соң уникаль ботаника коллекциясе үсемлекләренең ничек уянуын күрә аласыз, шулай ук яраткан җан ияләребез – Якут атлы ак аюнын, көрән аю Фоманын хәлен белә, шулай ук павлиннарга соклана аласыз», – дип билгеләп үтә зооботаника бакчасы хезмәткәрләре.
30-нчы апрельдә зооботаника бакчасы кунакларны 8:30 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, ә 1-нче майдан 15-нче сентябрьгә кадәр учреждениенең эш режимы 19:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Касса эш көне тәмамланырга бер сәгать кала ябыла, дип хәбәр ителә Казан зооботаника бакчасының Instagram дагы аккаунтында.