В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа кадәр ул Казанның 7-нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибының медицина мәсьәләләре буенча урынбасары иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). ТР сәламәтлек саклау министры Казанның “Ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең яңа баш табибын билгеләде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фәрит Шәриф улы Галәветдинов 1971 елның 4 июлендә ТАССР Чистай районының Татар талкышы авылында туа.
1997 елда Казан дәүләт медицина институтын “Дәвалау эше” белгечлеге буенча тәмамлый.
1997-1998 елларда – ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиб-интерны, Казан;
1998-2000 елларда –Казан дәүләт медицина академиясе ординаторы;
2000-2003 елларда – Казан дәүләт медицина академиясе аспиранты;
2002-2006 елларда – ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирургия бүлегенең кичектергесез ярдәм табиб-хирургы;
2006-2014 елларда – Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры урынбасары;
2014-2018 елларда – Казанның “7-нче шәһәр клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары.
Медицина фәннәре кандидаты.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.