Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2025, 13:34

Казанда «Дубравная» метро станциясе өч атнага ябыла

Эшнең тукталуы метроның икенче линиясендә төзелеш эшләре белән бәйле

3 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Дубравная» метро станциясе эшен вакытлыча туктата. Бу Казан метрополитенындагы икенче тармакның беренче участогын төзү эшләре белән бәйле. Аларны «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте башкара. Алда әйтелгән вакыт аралыгында әлеге участокта соңгы станция «Җиңү проспекты» булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Хәзерге вакытта «Казметрострой» төзүчеләре «Дубравная» станциясе районында 40 метр озынлыктагы участокта тоннель казу эшен төгәллиләр. Әлеге этапның үзенчәлеге шунда ки, Казан метрополитены тарихында беренче тапкыр эшләр гамәлдәге метро линиясе астында алып барылачак. Барлык кирәкле техника 3 ноябрьдән эшне башларга әзер.

«Без метроның икенче тармагындагы беренче участокта эшләрне йомгаклап киләбез. «Сахарова» метро станциясеннән инде барлык тоннельләр диярлек сузылган, 40 метрлы зур булмаган участок калып бара. Без моның халыкка, җәяүлеләргә һәм транспорт пассажирларына вакытлыча уңайсызлыклар тудырачагын аңлыйбыз һәм гафу үтенәбез. Әмма бу чаралар пассажир агымының һәм хәрәкәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк. Безгә Казанда беренче тапкыр гамәлдәге метрополитен линиясе астында эшләргә туры киләчәк – мондый хәлнең бездә булганы юк иде әле. Әмма барлык технологик карарлар эшләнгән, техника һәм җайланмалар тикшерелгән, бригадалар әзер», – дип хәбәр итте «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Рәхимов.

Станция ябылу сәбәпле пассажирларга альтернатив җир өсте транспортыннан файдаланырга тәкъдим ителә: «Җиңү проспекты» метро станциясеннән «Дубравная» станциясенә кадәр сигез автобус маршруты (5, 18, 30, 31, 34, 68, 70, 90 номерлы автобуслар), өч троллейбус маршруты (5, 9, 12 номерлы троллейбуслар) һәм бер трамвай маршруты (4 номерлы трамвай) йөри. Бу участокта барлыгы 181 берәмлек хәрәкәт составы эшли.

Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләр өчен «Дубравная» метро станциясе мөһим транспорт ноктасы булып тора. Моңа кадәр 94 нче номерлы автобус пассажирлары метрога күчеп утырган. Аларның уңайлылыгы өчен хәзер маршрут «Җиңү проспекты» станциясенә кадәр озайтылачак.

Казанның транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров шәһәр халкын хәлне аңлап кабул итәргә өндәде: «Без шәһәр халкыннан вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен сорыйбыз. Казанда метрополитенны үстерү – безнең барыбыз өчен дә мөһим адым, бу транспорт төре, чыннан да, халык тарафыннан яратып файдаланыла торган төр булып кала».

Көн саен «Дубравная» һәм «Җиңү проспекты» станцияләреннән 13 меңгә якын кеше файдалана. Станция ябылу вакытында линиядә маршрут озынлыгы кимегәнлектән, поездлар саны бер берәмлеккә кыскартылачак. Шул ук вакытта поездлар хәрәкәте интервалы элеккечә – 5 минут сакланачак. «Җиңү проспекты»нда халыкның күп булуы коллапс тудырмаячак, дип фаразлый белгечләр. Әлеге станциянең халыкны үткәрүчәнлек мөмкинлеге тәүлегенә 50-60 мең кеше дип исәпләнә.

Алга таба метро төзелеше эшләре Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе ягына таба дәвам итәчәк.

Хәзерге вакытта Казан метрополитены 16,8 чакрым озынлыктагы бер линиядән һәм 11 станциядән тора.

Барлык яңалыклар