KZN.RU сугыш елларында Казан авиация заводында эшләгән Михаил Богачев турында хикәя урнаштыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзының үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән Казанга 70 сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнгән, шул исәптән җирле йөк заводы белән берләштерелгән 387-нче номерлы Ленинград заводы. Предприятие илнең оборона сәнәгатен ныгыту өстендә эшләгән һәм сугыш елларында 11 мең тирәсе По-2 бипланын җитештергән.
Атышлар һәм немец авиациясе һөҗүме астында эвакуация кичергән завод хезмәткәрләре арасында Михаил Феофанович Богачев та булган. Үзенең үги атасының тормышы һәм хезмәт батырлыклары турында портал укучыларына Казанда яшәүче Станислав Самойлов сөйләде.
Завод эшчеләре бомбадан качу урыннары төзегәннәр һәм оборона траншеялары казыганнар.
«Минем үги әтием, Богачев Михаил Феофанович, 1918 елда Петербургта туган. 1934 елдан ул Каракозов исемендәге заводта эшли, аңа 1940 елда 387-нче номер бирәләр һәм ПО-2 самолетларын җитештерүне йөклиләр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, завод сугыш вакыты графигы буенча самолетлар чыгаруга күчә. 23-нче июньдә дошман авиациясе Ленинградка бәреп керергә омтыла, төне буе һава тревогасы сигналлары яңгырап тора. Завод, шуңа да карамастан, тоткарлыксыз эшләвен дәвам итә, самолетлар җыю графигын үтәргә кирәк була. Заводның җитәкчелек составын казарма рәвешенә күчергәннәр, цех түбәләрендә янып китә торган бомбаларны ыргыту өчен кизү торуны оештырганнар. Завод эшчеләрен, шул исәптән үги атамны да, бомбадан саклану урыны төзергә һәм Ленинград янында оборона траншеялары казырга җибәргәннәр.
20-нче июльдә заводны Ленинградтан Казанга эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Аны Бишбалта бистәсендә урнашкан 169-нчы номерлы Казан заводы территориясендә урнаштырырга карар кылалар. Эвакуациягә әзерлек бик кыска вакытта бара. Июль ахырында - август башында эшчеләр җиһазлар демонтажы, вагоннарга төяү белән мәшгуль булалар: алар станоклар, стапельләр, инструментлар, материаллар, авиация моторлары, төгәлләнмәгән производстволарны төягәннәр. Вагоннарның бер өлешен эшчеләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын ташу өчен үзгәртеп җиһазландырганнар. Һәр вагон 41 кешегә һәм гаиләгә 100 килограмм йөккә исәпләнгән булган.
387-нче номерлы завод белән бергә Ленинградтан һөнәрчелек училищесының 270 укучысы да чыгып киткән, аларны вакытыннан алда токарь һәм слесарь һөнәрләре буенча чыгарганнар. Бөтенесенә дә 14-16 яшь була. Алар завод коллективына кушылалар.
1941 елның июль ахырыннан төгәл график буенча беренче эвакуацияләнгән эшелоннар китә, шул ук вакытта 10-нчы августка кадәр самолетларны өзлексез чыгару дәвам итә.
Минем үги атам, җыю цехының өлкән мастеры буларак, җиденче эшелон башлыгы итеп билгеләнде. Аларның вагоны Ленинградтан 6-нчы августта чыга. Ленинград белән Бологое тимер юл станциясе арасында тимер юл инде атышларга һәм бомбага тотуларга дучар булган. Станциягә кадәр 15-20 чакрым кала беренче һава тревогасы яңгырый, һәм немец авиациясе һөҗүме була, ә аннары пулеметлардан ату белән икенче һөҗүм ясала. Бәхеткә каршы, корбаннар булмый һәм җиһазларга зыян килми, Мәскәүгә юл ачык була, аннан эшелон Казанга китә. Алар 16-нчы августта ТАССР башкаласына киләләр. Алар артыннан сигезенче эшелон килә, ә тугызынчы эшелон инде үтә алмый һәм Ленинградка кайта - дошман гаскәрләре аның юлын кисәләр.
Казанлылар ленинградлыларга торак, кием-салым һәм азык-төлек белән ярдәм иткән
Казанга килгән эшелоннарны ВКП(б) Киров район комитеты һәм Юдино бистәсе район советы вәкилләре каршы алган. Ленинград халкын Бишбалта бистәсендә, Займище һәм Красная Горка бистәләрендә урнаштырганнар. Җирле халык аларга туганнарча караган, торак биргән, кием-салым һәм азык-төлек белән уртаклашкан. Шулай ук ленинградлыларны 169-нчы номерлы Казан заводы коллективы да яхшы каршы алган.
Алга таба заводта 12 сәгатьләп эшләгәннәр - иртәнге 7-дән кичке 7-гә кадәр. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!», «Беремне үтәмичә өйгә кайтма!» дигән лозунгларны үтәгәннәр. Кыска вакыт эчендә самолет бомба һәм пулемет кассетасы куелган бомбардировщикка яңартылган. Әзер самолетларны шунда ук фронт очу экипажлары алып киткән. Сугыш елларында бу предприятиедә барлыгы 11 меңгә якын самолет чыгарылган.
Бөек Ватан сугышында җиңү белән ПО-2 самолетлары төзелешенең хәрби чоры да тәмамланган. Завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Заводның күп кенә хезмәтчәннәре шулай ук орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Минем үги атам заводта 65 ел эшләде. Ул «Ленинград оборонасы өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены һәм ТАССР Югары Советының мактау грамоталары белән бүләкләнде.
1955 елда Михаил Феофанович минем әнигә, Валентина Дмитриевнага өйләнә, ул да бу заводта эшли. Гаиләдә тагын бер ир бала туа, соңрак ике оныгы, биш оныкчыгы дөньяга килә.
Гомер ахырына кадәр үги әтием Казанда яшәде. Михаил Феофанович 2008 елда 90 яшендә вафат булды, Юдино зиратында җирләнде. Әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның батырлыгы мәңгегә безнең хәтеребездә калачак...»