Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2019, 13:30

Казанда Арбузовлар исемендәге премия җиңүчеләрен билгеләделәр

Конкурсның гомуми премиаль фонды 80 мең сум тәшкил иткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казанда шәһәрнең яшь галимнәре арасында фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендәге күренекле тикшеренүләр өчен Арбузовлар исемендәге премия җиңүчеләрен билгеләделәр. Җиңүчеләр - Казан Федераль университетыннан Диана Миронова һәм Россия Фәннәр Академиясе Казан фәнни үзәгенең органик һәм физик химия институтыннан Александр Овсянников.

Икенче урынны Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтыннан Андрей Смолобочкин алды, ә өченче урынны КФУның яшь галимнәре Сергей Ситнов һәм Руслан Нагриманов бүлеште.

Конкурсның гомуми премиаль фонды 80 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Катнашуга Казан федераль университеты, Казан архитектура-төзелеш университеты, Казан милли-тикшеренү технология университеты, Казан милли техник университеты һәм Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты конкурсантларыннан 14 гариза алынган.

Берничә ел эчендә премияне 50-гә якын яшь галим алды, алар Казан химия мәктәбе традицияләрен уңышлы дәвам итәләр. Бүгенге көндә күп кенә премия ияләренең исемнәре фәнни дөньяда билгеле.
Барлык яңалыклар