В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ата-аналар беренче түләүне билгеләнгән көненнән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча ала алачак.
Фото: Денис Гордийко
Ата-аналар беренче түләүне билгеләнгән көннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча алачак, аннан соң пособие киләсе ай өчен 1 нче числодан 25 нә кадәр түләнәчәк.
Мәсәлән, беренче түләү май аенда, билгеләнгән айдан алып 2022 елның 31 нче маена кадәрге чорда башкарылса, киләсе түләү июнь ае өчен түләнәчәк: кредит оешмалары аша – 3 нче июльдә, федераль почта элемтәсе оешмалары аша – 5 нче июльдән 24 нче июльгә кадәр, яшәү адресы буенча китереп бирү графигы буенча.
Шулай ук, әгәр беренче пособие июнь аенда, билгеләнгән айдан 30 нчы июньгә кадәр булган чор өчен килсә, июль ае өчен акча август аенда билгеләнгән срокта биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.