Заманча сәнгать галереясендә «Саумы, Казан!» бәйгесе йомгаклары буенча күргәзмә ачылды. Чарада 20 җиңүчене бүләкләделәр. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.
Быел бәйгенең темасы меңьеллык Казанның легендалары һәм мифлары булды. Аңа дүрт юнәлештәге декоратив-гамәли сәнгать осталары кушылды.
«Саумы, Казан!» бәйгесе безнең өчен иң кыйммәтле проектларның берсе. Беренче елны анда Казан чибәрлеген үстергән язучылар да катнашты. Узган ел без шәһәрне рәссамнар күзләре белән күрдек, бик көчле бәйге булды. Быел декоратив-гамәли сәнгать осталарына мөрәҗәгать иттек. Конкурс ярдәмендә без яңа исемнәр ачабыз, Казанга багышланган эшләр күбәя. Бу проект биредә профессионаллар да, шулай ук һәвәскәрләр дә көрәшә алуы белән кыйммәтле», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Жюри әгъзаларына Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Белоруссия, Казахстан) 100 эш җибәрелгән. Осталар еш кына Сөембикә, Зилант һәм Кабан күлләре турында риваятьләр белән илһамланалар. 13 җиңүченең исемнәре игълан ителде: һәр яшь категориясендә (18 яшьтән 35 яшькә кадәр) һәм һәр юнәлештә икешәр һәм өчәр урын билгеләнде. Тагын җиде кеше махсус призлар белән бүләкләнде.
Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелде: беренче урынга – 100 мең сум, икенче урынга – 85 мең сум, өченчегә – 65 мең сум, махсус бүләккә – 50 мең сум.
Бәйгедә җиңүчеләр
Киез әвәләү (35+):
Беренче урын – Табакова Татьяна Владимировна;
Икенче урын – Смирнова Ольга Владимировна;
Өченче урын – Идрисова Эльмира Ягъфәр кызы.
Чигү (35+):
Беренче урын – Кузьмина Татьяна Михайловна;
Икенче урын – Семенычева Анжела Радиковна;
Өченче урын – Мөхәммәтҗанова Розалия Наил кызы.
Керамика (18-35 яшь):
Беренче урын – Обухова Анастасия Васильевна;
Икенче урын – Дәүләтшина Диләрә Рөстәм кызы.
Керамика (35+):
Беренче урын – Сабиров Әлфиз Ясәви улы;
Икенче урын – Хәмидуллин Абдулвакил Рәхимҗан улы;
Өченче урын – Алиәкбәров Марат Расыхович.
Күн эшкәртү (18-35 яшь):
Беренче урын – Шинкевич Оксана Вадимовна.
Күн эшкәртү (35+):
Икенче урын – Мордяшева Людмила Александровна.
Махсус приз:
Галимҗанова Рәмзия Нурмиевна;
Сафина Гөлия Наил кызы;
Шәмсебов Рөстәм Илшат улы;
Дәүләтшина Елена Рафаэлевна;
Сафина Лилия Каимовна;
Фәйзрахманова Айгөл Линаровна;
Мәҗитова Тәслия Әмирхан кызы.
«Бу бәйге үз эшләрен һәм призга лаек булган эшләрне чагыштыру өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. Бу билгеле бер биеклек, һәм һәркем үзе өчен аның ни дәрәҗәдә туры килүен яки аңа, шулай ук сайлап алыну һәм премияләнгән булу өчен, үз иҗатында күпмегә эшләргә кирәклеген хәл итә ала. Чара бүген милли сәнгать төрләренең сакланып кына калмыйча, үсүен дә максат итеп куя», – диде бәйгенең жюри әгъзасы, сәнгать белеме кандидаты, сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева.
«Бәйгедә катнашуга мине остазым Гөлия Наил кызы Сафина этәрде. Бу һөнәрне күптән үзләштерү теләге бар иде, ләкин мин тире белән 1-2 ел элек кенә шөгыльләнә башладым, лаеклы ялга чыккач та үз теләгемне тормышка ашырдым. Бәйге шартлары буенча борынгы Казанның тарихын һәм риваятьләренең берсен күрсәтергә кирәк иде, шуңа күрә мин үз эшемне Сөембикә-ханбикәгә багышларга булдым, идеяне тормышка ашыруга бер ай китте, – дип уртаклашты Рәмзия Галимҗанова, тирене нәфис эшкәртү номинациясендә махсус призга лаек булды.
Эксперт комиссиясе әгъзалары – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова, РФ Сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы Ольга Гыйльметдинова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза Фәсхетдинова, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева һәм Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева.
Бәйгенең эшләре белән Карл Марк урамы, 57 адресы буенча заманча сәнгать Галереясында танышырга була. Күргәзмә 20 декабрьгә кадәр 11:00-20:00 сәгатьләрдә сишәмбе-якшәмбе көннәрендә эшләячәк. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитеты аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Исегезгә төшерәбез, бәйге Казан мэриясе, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һәм заманча сәнгать галереясе тарафыннан оештырылды.