Чарага керү «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән язулы беләзекләр буенча башкарылачак
Фото: Денис Гордийко
Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә Май чабу бәйрәмнәреннән башланачак, алар 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аннары концерт башлана, артистлар сәхнәгә түбәндәге тәртип буенча чыгачак:
14:30 – Анастасия Макарова һәм Камилә Измайлова;
15:00 – Хәбиб;
15:30 – Гүзәл Уразова;
16:00 – Ваня Дмитриенко;
16:30 – Фирдүс Тямаев;
17:00 – «Кар-мэн»;
18:00 – «Волга-Волга» ВИА;
18:30 – Татарстанның Дәүләт хоры;
19:00 – «Иванушки International»;
20:00 – Салават Фәтхетдинов;
20:30 – «Хор Турецкого».
Концертка керү «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән язулы беләзекләр буенча башкарылачак, алар президент сайлауларында тавыш бирүчеләргә таратыла.
Исегезгә төшерәбез, 17 нче мартта 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы янындагы әйләнгеч юлда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы вакытлыча чикләнәчәк. Шулай ук кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эше көчәйтеләчәк.
Сайлауларның соңгы көнендә 172 сайлау участогында ярминкәләр оештырылачак. Мәйданчыкларда ваклап сатудан 20-25% ка түбәнрәк бәядән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе тәкъдим ителәчәк.
Сайлау участоклары бүген эшли башлады. РФ президентына кандидатлар өчен 15-17 нче март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.