В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аңа Россия, Швеция, Польша, Австрия һәм Америка язучыларының күп санлы лекцияләре, сәнгать күргәзмәсе һәм спектакль керде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 15-16-нчы июнь көннәредә Казанның «Черек күл» паркында узачак «Смена» унберенче китап фестивалендә Швеция, Польша, Австрия һәм Америка язучылары чыгыш ясаячак, Россия авторлары үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим итәчәк, ә «Алтын битлек» премиясе лауреаты үз спектаклен күрсәтәчәк.
«Смена» фестивале - бер үк вакытта ярминкә дә (анда җәйгә 80 нәшрияттан тупланма табарга мөмкин булачак) һәм масштаблы белем бирү программасы да: лекцияләр, дискуссияләр, иҗади очрашулар. Монда илебез һәм дөнья мәдәниятендә, гуманитар фәннәрдә һәм әдәби дөньяда барган иң якты вакыйгалар һәм актуаль процесслар турында фикер алышачаклар.
Шулай итеп, лекция белән журналист, «Изобретено в России» фәнни-популяр китабы авторы Тим Скоренко чыгыш ясаячак. Ул фәнни, космик, хәрби һәм көнкүреш өлкәләрендә совет уйлап табулары, мөһим алга китеш һәм уңышсызлыклар турында сөйләячәк, шулай ук уйлап табу тарихы белән бәйле күп санлы мифларны таратачак. Фәнни журналист, язучы, фәнни-популяр мәкаләләр авторы Елена Клещенко «ДНК һәм аның кешесе» дигән яңа китап турында сөйләячәк. Ә «Косметика турында яхшы итеп. Бьюти-индустрия манипуляцияләренә ничек бирешмәскә һәм аннан бары яхшыны гына алырга» лекциясендә «Косметика турында яхшы итеп» китабы авторлары, бьюти-мөхәррир Маша Ворслав һәм бьюти-блогер Адэль Мифтахова матурлык өлкәсенең ничек оештырылуы турында сөйләячәкләр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль программасына чит ил авторлары белән күп санлы очрашулар кергән. Польша мәдәният үзәге белән берлектә язучы-дәрвиш, «Унҗиде хайван» китабы авторы Роберт Пуцек белән әңгәмә, Ежи Шацкийның «Социологик фикер тарихы» китабы чыгуга багышланган дискуссия, шулай ук Австрия фәлсәфәчесе Роберт Пфалерның «Нәрсә хакына яшәргә кирәк» дигән китабы буенча лекциясе оештырылачак, дип хәбәр иттеләр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә.
Моннан тыш, быел фестивальнең кунак-иле Швеция булды. Кунаклар бу ил һәм аның мәдәнияте белән лекцияләр һәм дискуссияләрдә катнашачак язучылар ярдәмендә якыннан таныша алачаклар. Алар арасында тәрҗемәче Дмитрий Плакс һәм язучы Елизавета Александрова-Зорина, шагыйрьләр Ида Берьель һәм Кхашаяр Надерехванди, нашир Микаэль Нюдаль, тәрҗемәчеләр Янина Орлов һәм Александра Поливанова, шулай ук «1947. Барысы да башланган ел» китабы авторы Элизабет Осбринк бар.
Шунысы игътибарга лаек, программага бөтен гаилә өчен дә чаралар – балалар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус белем бирү мастер-класслары кертелгән. Шулай итеп, лекция темаларының берсе булып тел барьеры һәм укучыларның яше куркытмаган заманча рәсемле балалар китаплары тора. Бу хакта Ленинград блокадасы турында «Сурвило» китабын чыгарган иллюстратор Ольга Лаврентьева, «Тарихны бәян итүнең 99 юлы» дип аталган китап авторы Мэт Мэдден, һәм «Агачлар», «Бал корты» һәм ОБЭРИУ балалар шигырьләре авторы Петр Соха сөйләде.
Хәер, китап фестивале вакыйгалары әдәбият белән генә чикләнми. Фестиваль көннәрендә «Черек күл»дә Казан рәссамы Илгизәр Хәсәновның «Кызыл» күргәзмәсе һәм «Алтын битлек» премиясе лауреаты Дмитрий Волкостреловның «Мин азат» спектакле күрсәтеләчәк. Килүчеләрне зур гаилә программасы һәм концерт көтә. Программа тулыландырылачак, яңартуларны «ВКонтакте» һәм Facebook социаль челтәрләрендә һәм сайтта күзәтеп барырга була.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальгә керү бушлай. Оештыручылар - «Смена» заманча мәдәният үзәге, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Живой город» фонды , Казан Мэриясе һәм иҗитмагый киңлекләрне үстерү Программалары. Узган елның июнь аенда «Смена» китап фестивалендә 16 мең кеше булды.