В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ишегалларының саны һәм эшләр исемлеге элеккечә калачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. 2014 елга кадәр төзелгән һәм моңа кадәр республика программалары буенча ремонт үткәрелмәгән күпфатирлы йортларның барысын да төзекләндерү планлаштырыла.
Илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле катлаулы икътисади вәзгыять уңаеннан программаны үтәү вакытын 3 елдан 5 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде, шул ук вакытта ишегалларының саны һәм эшләр исемлеге элеккечә калачак. Шул рәвешле, төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр озайтылачак. Программаны гамәлгә ашыру графигы яңадан бүленәчәк - 2020 елга төзекләндерү планлаштырылган ишегалларының бер өлеше киләсе елгы исемлеккә күчереләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Срокларны озайтуга карамастан, «Безнең ишегалды» президент программасы халык өчен актуаль булып кала - әзер проектларның онлайн-фикер алышуы башланды, кайнар линиягә күп шалтыратулар килде. Исегезгә төшерәбез, программа сайтында 341 ишегалдын төзекләндерү планы-схемасы бастырылган, шул исәптән Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә. 2020 елгы программа объектлары исемлегендә республиканың барлык муниципаль районнарында 1851 объект саналган иде.