Мондый карарны РФ Хөкүмәте кабул итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Бөтенроссия халык санын алу яңа срокларда – 2021 елның сентябрендә узачак. Күчерү турындагы карарны РФ Хөкүмәте кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы узачак дип планлаштырылган иде. Илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә җанисәп үткәрү сроклары 2021 елның апреленә күчерелде. Хәзерге вакытта илдә СОVID-19 эпидемиясенә каршы көрәштә уңай динамика күзәтелә, акрынлап авыруның яңа очраклары кими, вакцинация программасы гамәлгә ашырыла. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елның сентябре Бөтенроссия халык санын алуны иң куркынычсыз чорда уздыру өчен «мөмкинлекләр тәрәзәсе» буларак карала, дип билгелиләр Бөтенроссия халык санын алу медиаофисында. Росстатта шулай ук яңа сроклар БМО тарафыннан тәкъдим ителгән 2020 елгы раунд халкының гомуммилли җанисәп уздыру чоры кысаларында калырга мөмкинлек бирә, дип өстиләр.
Элегрәк халык санын алуны уздыру срокларын үзгәртү турында эпидемиологик вәзгыять аркасында АКШ, Аргентина, Бразилия, Эквадор, Кыргызстан һәм кайбер башка илләрнең статистик хезмәтләре белдергән иде. Пандемия аркасында бөтен дөньяда халык санын алуны гына түгел, ә башка масштаблы чараларны, шул исәптән Олимпиада-2020, футбол буенча Европа чемпионаты, Евровидение һ.б. уздыру срокларына төзәтмәләр кертелде.
Алдагы сан алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа – цифрлы форматта узачак. Алдагы халык санын алуның төп яңалыгы Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу битен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буенча йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программалы планшетлар кулланачак. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр биналарында да теркәлергә мөмкин булачак.
Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә россиялеләр пандемия фонында исәп алуда катнашуның дистанцион варианты белән кызыксына башлаган.