В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Суд һәм административ юлламаларны элеккечә үк 7 көн эчендә алырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Россия почтасы бүлекчәләрендә посылкаларны хәзер 60 көн эчендә алырга мөмкин. Посылкаларны саклау вакыты үзизоляция режимына бәйле рәвештә озайтылды.
Посылка һәм язма корреспонденцияләр 30 көн урынына 60 көн сакланачак, ә суд һәм административ юлламаларны элеккечә үк 7 көн эчендә алырга кирәк булачак.
Россия почтасы сайтында һәм мобиль кушымтада посылкалар һәм вак пакетларны өйгә китерүгә заказ бирергә мөмкин. Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә кертелгән чикләү чаралары гамәлдә булган чорда, шәһәр халкына өйдә калырга һәм почта бүлекчәләренә җитди сәбәпләрсез йөрмәскә киңәш ителә.
Шулай ук шәһәр халкы EMS-җибәрүне рәсмиләштерү өчен курьер чакыртырга, имзаны рәсмиләштерергә, дәүләт органнары белән электрон форматта юридик әһәмиятле язышуны алып барырга яки коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин. Посылкаларны онлайн-рәсмиләштерү һәм түләү сервисы почта бүлегендә булу вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирә. Сайтта түләнгән посылкаларны чиратсыз тапшырырга мөмкин.
Барлык социаль түләүләр, пенсияләр һәм пособиеләрне почтальоннар өйгә китерә, дип искә төшерә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.