Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә
Якын көннәрдә иртән Татарстанда томан булырга мөмкин. Уртача тәүлек температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән өч-алты градуска түбәнрәк булачак. Иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнлә һәм иртән термометр баганаларын -15..-22 градус күрсәтәчәкләр, аязганда - 25..-26 градус. Көндез -7..-12 градуска кадәр җылына.
Алдагы тәүлектә синоптиклар аязучан болытлы һава торышын фаразлыйлар, күбесенчә явым-төшемсез. Җил – 3-8 м/с тизлек белән төньяк-көнчыгыштан. Төнлә һәм иртән урыны белән томан хасил була, ә юлларда бозлавык. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -16..-18 градус, аязганда -21 градус тәшкил итәчәк. Көндез -9..-11 градус салкын булачак.
Якшәмбе, 23 февраль көнне, ТРда явым-төшемнәр шулай ук икеле. Температура бераз күтәреләчәк – төнлә һәм иртән -14..-19 градус көтелә, аязганда - 23 градуска кадәр, көндез -6..-11 градуска кадәр җылына.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, киләсе атна башында явым-төшемсез уртача салкын һава сакланачак. Төнлә синоптиклар -14..-20 градуска кадәр суытуны вәгъдә итә, ә көндез һава -5..-10 градуска кадәр җылыначак дип фаразлый.