Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 13:57

Казан марафонында катнашучылар арасында автомобиль уйнатылачак

Ярышлар 4-нче май кичендә Үзәк стадионда үтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 4-5 майда Татарстан башкаласында узачак Казан марафонында катнашучылар Renault Logan автомобилен ота алачак. Машина марафонның барлык дистанцияләрендә катнашучылар арасында уйнатылачак бәйрәм лотереясенең төп призы булачак.

Ярышлар 4-нче май кичендә Үзәк стадионда үтә. Керү старт номерлары буенча башкарылачак һәм хронометраж электрон системасы белән теркәп барылачак.

Җиңүчеләрне чара кунаклары тарафыннан биш лотерея савытыннан тартып алынган саннарны берләштерү юлы белән билгеләячәкләр. Һәр сан старт санында бирелгән биш санның берсен аңлатачак. Күрсәтелгән саннарны комбинацияләү нәтиҗәсендә җиңүченең башлангыч саны формалаша. Лотереяда җиңү өчен төп шарт - уен вакытында залда булу. Катнашучы булмаган очракта уен яңадан үткәреләчәк. Марафонда катнашучыларны автомобильдән тыш чара партнерларыннан башка бүләкләр дә көтә, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.

Казан марафоны нәтиҗәләре буенча Татарстанның өч иң актив районы универсаль спорт мәйданчыклары алачагы билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, быел марафонда катнашучылар яңа маршрут буенча йөгерәчәкләр. Йөгерүләргә старт Үзәк стадион янында бирелә. Трасса бер әйләнә буенча оештырыла һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннарын – Иске Татар бистәсе, Казан Кремле, Кремль яр буе, Баскет-холл, «Татнефть-Арена», «Казан Арена», Су спорт төрләре сарае кебек күпсанлы спорт объектларын үз эченә алачак. Марафонда катнашучылар Кремль һәм Киров дамбалары, «Миллениум» күпере буйлап узачаклар.

Йөгерештә һәр теләгән кеше катнаша ала, моның өчен алдан гариза бирергә кирәк. Катнашучылар 4 дистанциянең берсен сайлый алалар. 3 чакрымга йөгерү 4-нче майда булыр дип көтелә. Төп стартлар - 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км - 5-нче майда узачак. Шулай ук Казан Марафоны кысаларында 600 метрга балалар узышы оештырыла.

Барлык яңалыклар