Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2020, 12:32

Казанга чит илләрдән кайткан 111 кеше арасында COVID ачыкланмаган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 191 кешегә җиткән, шуларның 103-е - казанлылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова). 19-нчы апрель мәгълүматлары буенча, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 191 кешегә җиткән, шуларның 103-е - казанлылар. 28 кеше савыккан, шул исәптән Казандагы 22 кеше. 60 яшьтән өлкәнрәк казанлыларны ОРВИ һәм үпкә ялкынсынуы билгеләре белән провизор госпитальләргә озаталар, мәҗбүри тәртиптә аларга күкрәк читлеге компьютер томографиясе үткәрәләр, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабында.

Казанда коронавирус белән 103 кеше авырый

Бүген республиканың 10 лабораториясендә - Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, дәвалау учреждениеләренең сигез лабораториясендә һәм бер шәхси лабораториядә коронавирус инфекциясен тикшерү уздырыла. Тестларның нәтиҗәләре 14-нче апрельдән федераль үзәкләргә җибәрелми, ә республика Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә раслана, дип искәртте В.Жаворонков.

Татарстанда коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 30 мең 680 тикшеренү уздырылган, шул исәптән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы лабораторияләрдә - 15 мең 306 тикшеренү.

«Медицина күзәтүе астында 747 кеше тора. Чит илләрдән кайткан кешеләргә обсерваторлар ясалган. Бүген аларда чит илдән килгән 111 кеше тора. Һәркемгә лаборатор тикшерү үткәрелде, уңай нәтиҗәләр белән кешеләр ачыкланмады - барысы да сәламәт», - дип хәбәр итте В.Жаворонков.

Казанда 7 мең 760 кеше өчен медицина күзәтүе туктатылган, барлыгы инфекция таралу башыннан табиблар күзәтүе астында 8 мең 107 кеше булган.

«COVID-19 чирендә шикле авыруларны дәвалау өчен, Казанда койка фондының җитәрлек куәтләре оештырылган, кирәкле резервлар бар, - дип өстәде спикер. - Бүгенге көндә 60 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге барлык шәһәр кешеләрен ОРВИ һәм үпкә ялкынсынуы билгеләре белән провизор госпитальләргә озаталар, мәҗбүри тәртиптә аларга күкрәк читлегенең компьютер томографиясен үткәрәләр».

Коронавируслы пациентларны дәвалау өчен провизор госпитальләр медицина хезмәткәрләре өчен өч көнгә бер тапкыр индивидуаль яклау чараларын кию һәм алу алгоритмы буенча дәресләр уздырыла. Атна саен коронавирус йоктыру куркынычы зур булган барлык медицина хезмәткәрләренә COVID-19 чиренә лаборатор тикшеренү уздыралар, дип хәбәр итте В.Жаворонков.

Атна саен Россиядә коронавируслы пациентлар саны 3 тапкырга арта

Россиядә COVID-19 таралу динамикасы буенча һәр атнада 3 тапкырга үсеш күзәтелә: әгәр 5-нче апрельгә авыручылар саны 5 мең 389 кеше булса, 19-нчы апрельгә - 42 мең 853 кеше, тәүлеккә үсеш - 6 мең 60 кеше. Илдә пандемия башланганнан бирле 361 кеше үлде, дип хәбәр итте В.Жаворонков. Коронавирус белән иң катлаулы вәзгыять Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта барлыкка килде.

Тулаем дөньяда коронавирус инфекция таралу шулай ук арта бара, дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары. Дөньяда расланган очраклар саны буенча АКШ лидер булып кала - авырып китүчеләр саны 735 мең кеше тәшкил итә, икенче урында - Испания (194 мең очрак), өченчедә - Италия (175 мең очрак), дүртенчедә - Франция һәм бишенче - Германия. Дөньяда авыручыларның гомуми саны 2,34 млн кешедән артып китә, 599 меңнән артык кеше савыкты, 161 мең кеше үлде.

Шәһәрлеләрне үзизоляция режимын максималь рәвештә үтәргә, респиратор һәм гомуми гигиена кагыйдәләрен сакларга чакырабыз, дип ассызыклады В.Жаворонков. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре һәм хроник авырулары булган кешеләр - шикәр чире, симерү, йөрәк авырулары игътибарлы булырга тиеш. Авыру симптомнары барлыкка килгән очракта, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк.

Коронавирус инфекциясе белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоны эшли: +7(800)222-59-00, шулай ук бөтен мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтларында урнаштырылган.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышы, 20.04.2020
Видеорепортаж
20.04.2020 11:12
Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 39 очрагы расланды
Барлык яңалыклар