100 мең брошюра махсус “төнге волонтерлар” һәм җәмәгать туклануы, кунакханәләр, күңел ачу урыннары аша таратылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Екатерина Виславская). Футбол буенча дөнья чемпионатына кичке һәм төнге Казан буенча белешмәлек чыгарыла. Рус һәм инглиз телләрендә басылачак 100 мең брошюра җәмәгать туклануы, кунакханәләр, күңел ачу урыннары һәм махсус “төнге волонтерлар” аша таратылачак. Әлеге яңалык җәмәгать туклануы предприятиеләрен чемпионат кунакларын кабул итүгә әзерлек темасына багышланган, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә билгеле булды.
Чемпионатка әзерләнү штабы утырышлары атна саен үтә. Анда чемпионатка әзерләнүнең барлык аспектлары буенча фикер алышалар. “Конфедерацияләр кубогы-2017 һәм башка чаралар уздырган булсак та, әлеге чарага беренче тапкыр әзерләнгәндәй әзерләнәнбез. Уңышның сере дә шунда ятадыр”, - дип билгеләп үтте Д.Фәттахов.
Төнге Казан буенча белешмәлектә күзәтү мәйданчыклары, шәһәрнең истәлекле урыннары, җәмәгать киңлекләре, мәдәни мирас объектлары, коворкинглар, гастрономик урыннар, төнге клублар, күңел ачу үзәкләре, театрлар һәм кинотеатрлар турында мәгълүмат биреләчәк. Брошюра форматы – А6, аңа А4 форматында катра беркетеләчәк. Беренче экземпляр 15 майга чыгачак, киләчәктә охшаш мобиль кушымта чыгарырга планлаштырыла. “Брошюраны тарату урыннары – кунакханәләр, отельләр һәм хостеллар, барлар һәм рестораннар, арт-киңлекләр, клублар һәм башка урыннар, шулай ук “төнге волонтерлар”. Хәзерге вакытта кичке һәм төнге вакытта эшләячәк волонтерлар хәрәкәте оештырабыз”, - дип сөйләде проект инициаторы, продюсер Артур Хосровян.
Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, әлеге проект – шәхси, шулай да Казанны халыкара мәйданда күтәрергә ярдәм итә. Ул эшмәкәрләрне шәһәрне популярлаштыру өчен креатив идеяләр булдыруда актив катнашырга чакырды. “Барлык инициативаларга да төрле яклап булышабыз. Туристларга уңайлылыклар булдыруда союздашлар булачакбыз”, - диде ул.
Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр узачак. Казанда 6 матч узачак: 16 июньдә Франция Австралия белән очрашачак, 20 июньдә – Иран белән Испания, 24 июньдә – Польша белән Колумбия, 27 июньдә – Корея белән Германия. 1/8 финал уены Казанда 30 июньдә узачак, ә 1/4 финал – 6 июльдә. “Казан” Гаилә үзәге территориясендә ай буе FIFA җанатарлар фестивале узачак, - дип искәртте Башкарма комитетның спорт чараларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Роман Ивачев.
Өстәмә мөмкинлекләр турында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Габдрәшитов сөйләде. Чемпионатка туристик-мәгълүмати үзәкләр челтәре киңәйтеләчәк. Хәзер шәһәрдә 4 үзәк эшли. “Кунакчыл Казан” проекты ярдәмендә 1 июньнән 10 мобиль чатыр пунктлар ачыла, алар җәйге туристик сезон азагына кадәр эшләячәк. 200-гә якын волонтер анда туритсларга кайда бару, ашау, матчларны карау мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. А.Габдрәшитов кафе һәм рестораннар хуҗаларына җәйге акцияләре турында хәбәр итәргә чакырды, алга таба волонтерлар алар турында туристларга сөйләячәк.
Казанның Туризмга булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова менюларны тәрҗемә итү һәм хезмәткәрләрне өйрәтүгә игътибар итәргә өндәде. Җәен Иран, Испания һәм Франциядән күп санда туристлар киләчәк, аларның беркадәр өлеше инглиз телен белми. Шуңа да фарсы, француз һәм испан телләрендә кушымталар булдыру мөһим. Ул шулай ук язын шәһәр администрациясе белән берлектә күрсәтелгән хезмәт сыйфаты һәм территорияләрне төзекләндерү буенча тикшерүләр башланачагын искәртте.
Киңәшмә азагында ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов Казан хакимиятенә мәгълүмати үзәкләр булдыру өчен рәхмәтен белдерде һәм җәйге кафеларны урнаштыруда ярдәм сорады. Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов моңа җавап итеп билгеләп үткәнчә, җәмәгать туклануы объектлары өчен стационар булмаган җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру бәясе 30 процентка кимеде. Быел кафеның тышкы кыяфәте буенча Архитектура идарәсе белән килешү процедурасын тизләтү өчен эшмәкәрләр алдан килешү өчен Кулланучылар базары комитетына мөрәҗәгать итә ала.
“Әлеге тарихи вакыйгага әзерләнү һәм аны уздыруда актив катнашсагыз иде. Һәр шәһәрдә дә барысы да яхшы үтсен, ләкин бездә яхшырак булырга тиеш. Бер яктан безгә чемпионатны югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк, икенче яктан – алга таба баруны дәвам итәргә. Матур шәһәребездә эшләүне дәвам итәбез, чараларга әзерләнү барышында күрсәткән югары дәрәҗә аннары шәһәр халкына кала”, - диде Д.Фәттахов.