Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.10.2019, 12:00

Казанга бөтен илдән спортчылар кендо буенча Россия беренчелегенә һәм чемпионатына киләчәк

Ярыш нәтиҗәләре буенча кендо ил җыелма командасына кандидатлар сайлап алыначак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). 12-13-нче октябрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда кендо буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты узачак. Ярышларда илнең 23 төбәгеннән спортчылар катнашачак.

Беренчелектә 15-17 яшьлек яшүсмерләр көч сынашачак, ә чемпионатта ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен шәхси һәм команда ярышлары узачак.

Ир-атлар командалары ярышларында җиңүчеләргә Япония премьер-министры Рютаро Хасимото тарафыннан оештырылган «Тыныч йөрәк» күчмә кубогын тапшырачаклар. Хатын-кызлар командалары ярышларында төп приз Россия Федерациясенең кендо юуенча беренче президенты Н.П.Яковлев исемендәге күчмә кубок булачак.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 2020 елның апрелендә Норвегиядә узачак Европа чемпионатында катнашу өчен кендо буенча (ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр) Россия җыелма командасына кандидатлар сайлап алыначак.

Кендо буенча Россия беренчелеген һәм чемпионатын ачу тантанасы 12-нче октябрьдә 9.00 сәгатьтә «Ак Барс» көрәш сараенда (Фатыйх Әмирхан проспекты, 1г) узачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте.

Кендо - заманча япон фехтовкалавы, ул самурайдагы кылыч белән идарә итү техникаларына нигезләнгән. Казанда спортның бу төре 2001 елдан бирле актив үсә. Казан клубы спортчылары Россия җыелма командасы составына керә, алар илебездә, чит илләрдә уздырыла торган ярышларда күп тапкырлар призлы урыннар яулады һәм чемпион булды.

Барлык яңалыклар