Чемпионатның ачылу тантанасы 23-нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). 21-29 сентябрьдә Татарстан башкаласында теннис буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар Казан теннис академиясе кортларында олимпия системасы буенча ялгыз, парлы һәм катнаш парлы разрядларда оештырыла.
Бүгенге көндә чемпионатта катнашу өчен Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Екатеринбург, Саранск, Самара, Пермь, Волгоград, Калининград, Уфа, Владивосток, Краснодар, Ростов-на-Дону һәм башка шәһәрләрдән инде 140-тан артык спортчы гариза биргән.
Ярышлар 21-нче һәм 22-нче сентябрьдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разрядларда сайлап алу турнирлары белән башланып китәчәк.
Чемпионатның ачылу тантанасы 23-нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Ярышлар программасы белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.