В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яулап алынган 18 комплект медальнең тугызы – алтын
Татарстан җыелма командасы спортчылары чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында 11 узышның тугызында җиңү яулап, иң күп медальгә ия булдылар. 18 комплект медальнең тугызы – беренче урын өчен, тагын биш көмеш һәм дүрт бронза медаль алынды. Эшлекле дүшәмбедә ярышларның нәтиҗәләре турында Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.
Чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты кичә Казанда тәмамланды. Барлыгы алты көн эчендә 11 дисциплина буенча 33 комплект медаль уйнатылды. Көн саен узышларны меңләгән җанатар һәм миллионлаган тамашачы экраннар янында күзәтте. Ярышларның тугыз көненең һәркайсы көтелмәгән яңа нәтиҗәләр китерде, дип ассызыклады Линар Гарипов.
Россия һәм Татарстан ир-атлар җыелма командасы лидеры Александр Большунов егерме бишенче тапкыр Россия чемпионатында җиңүче булды. Спортчы скиатлонда, ирекле стиль белән узышта, шәхси һәм команда спринтында һәм 4 кә 7,5 чакрымлы эстафетада җиңү яулады. Республикадан хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары команда спринтында җиңү яулады, бу 2025 елгы Россия чемпионатында беренче һәм бердәнбер алтын дубль булды.
Ахырда Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе шәһәр һәм республика хезмәтләренә, ЭЭМна һәм Казан шәһәре буенча ЮХИДИгә рәхмәт белдерде. «Россия чаңгы узышлары федерациясенә, шәхсән Елена Валерьевна Вяльбага Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре чаңгы узышлары үсешенә көчле этәргеч биргәне өчен аерым рәхмәт сүзләре», – дип өстәде ул.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласы 17 – 23 мартта беренче тапкыр өстәл теннисы буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Ярышлар яңартылган Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак.