В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Махсус Олимпиада атлетлары Эдуард Әлмиев һәм Даниил Щербаков FIFA дискриминациягә каршы көннәре кысаларында спорт чараларында катнашалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Бүген үсешләре ягыннан физик үсешләре ягыннан аерымлыклары булган атлетлар, махсус Олимпиада спортчылары Эдуард Әлмиев һәм Даниил Щербаков FIFA футбол буенча дөнья чемпионатының ¼ финалында байрак йөртәчәкләр. Ике яшүсмер дә Питрәчнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбендә белем ала, футбол белән кызыксына.
Бу уникаль мөмкинлек аларга 6-7 июлҗдә билгеләп үтелә торган FIFA дискриминациягә каршы көннәре уңаеннан бирелде. Ул “#Готовы#Открыть сердца”масштаблы инклюзив инициативаның бер өлеше булачак.