Никита Филаретов һәм Дарья Шинкарева алтын һәм бакыр алдылар
Казан спортчылары 23 яшькә кадәрге яшүсмер ир-егетләр һәм яшүсмер кызлар арасында ишү спорты буенча Россия беренчелегендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Ялгыз ярышларда алтынны 1хМБ классында Никита Филаретов яулады. Дарья Шинкарева 2хМБ җиңел авырлык классында парлы узышта бакыр алды.
Ярышлар Ростов-на-Донуда 24-26 сентябрь көннәрендә уза. Аларда барлыгы 20 комплект бүләк уйнатылачак.
Шәһәрнең физик культура һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, Татарстан башкаласында Никита Филаретов һәм Дарья Шинкарева спортның ишү төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе Матвей Занин спорт гимнастикасы буенча Белоруссиянең ачык Кубогында берничә медаль алган иде. Ярышларда 100 дән артык кеше катнашты.