Алар 10 кг жилет белән 159 катта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Казан спортчылары DUBAI GAMES турнирының 50 командасы арасында дүртенче урынны алды. Ярышлар ике категориядәге «Хөкүмәтләр көрәше» һәм «Шәһәрләр көрәше»ндә физик һәм интеллектуаль сынауларны үз эченә ала.
Иван Дегтярев һәм Николай Бажанов «Шәһәрләр көрәше»ндә катнаштылар. Дөньядагы 159 катлы иң югары бинага 10 кг жилет киеп йөгерүне үз эченә алган беренче этапта Казан командасы иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Алар 33 минут 54 секундта сынауны уздылар.
Икенче этапта – каршылыклар белән йөгерү – Казан спортчылары Колорадо, Монреаль һәм Санкт-Петербургтан катнашучылар белән бергә финалга узды, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
Быел ярышларга дөньяның төрле илләреннән 244 команда җыелды. DUBAI GAMES команда спорт төрләренең еллык алтынчы турниры булды һәм 21-23 февраль көннәрендә узды.
Турнир Дубайның Спорт советы тарафыннан оештырылды, ул шәһәр халкы һәм кунаклар арасында актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтыла. Чара шәһәрнең танылган спорт мәйданчыкларында уздырыла.