Ярышлар җиде дәүләтнең 70 тән артык вәкилен берләштерде
Фото: vk.com/sintezkazan
Барлыгы Олимпия дисциплиналарында һәм команда ярышларында тугыз комплект бүләк уйнатылган. Турнирның беренче көнендә Никита Шлейхер өч метрлы трамплиннан сикерүдә (404,60 балл) бронза медальгә лаек булган. Шул ук көнне Казан спортчысы Александр Белявцев белән берлектә ун метрлы вышкадан синхрон сикерүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәткәннәр. Алар 406,14 балл туплаганнар.
Ярышларның икенче көнендә 10 метрлы вышкадан сикерүдә Никита Шлейхер, 498,35 балл җыеп, алтын медаль иясе булган.
Ярышларның соңгы көнендә Никита Шлейхер һәм Евгений Кузнецов өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә алтын медаль яулаганнар. Аларның уртак нәтиҗәсе – 418,56 балл. Команда чыгышларында Казан спортчысы Россия җыелма командасы составында икенче урынны алган. Җыелма команда өчен шулай ук Евгений Кузнецов, Елизавета Кузина, Юлия Тимошинина чыгыш ясаган. Моннан тыш, ТР башкаласыннан Мария Полякова Виталия Королева белән бергә өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә бронза медаль откан. Кызлар 281,40 балл җыйганнар.
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча ярышларда барлык алтын медальләр дә Россия җыелма командасы тарафыннан яуланган, дип хәбәр иттеләр Суга сикерү федерациясенең матбугат хезмәтендә.