Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2019, 15:39

Казанга триатлон буенча Европа чемпионатына 30-дан артык илдән спортчылар килде

Турнир Россия территориясендә беренче тапкыр үткәрелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Ксения Швецова). 27-28-нче июльдә Казанда спринт дистанциясендә триатлон буенча Европа чемпионаты узачак. Россия территориясендә турнир беренче тапкыр уздырыла. Ярышларда 30-дан артык илдән профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр катнашачак. Иң яхшы спортчыларның җиңү өчен көрәшүен барлык теләүчеләр дә күзәтә алачак.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Владимир Леонов Казан триатлон буенча Европа чемпионатын уздыру хокукын ике ел элек отты, дип искәртте. «Чемпионатны уздыру хокукы өчен берничә кандидат-шәһәр арасында җитди көрәш булды. Казан һәм Татарстан территориясендә күп кенә эре спорт чаралары уздырылуы безгә ярдәм итте, - дип сөйләде В.Леонов. - Спортчылар ярышачак трассаны без берничә тапкыр сынап карадык. Мондый дәрәҗәдәге халыкара чараны лаеклы үткәрә алырбыз, дип өметләнәбез».

Чемпионатта берничә старт планлаштырылган. Шимбә көнне, 27-нче июльдә, Европа чемпионатының төп этабы узачак, анда дөньяның 30-дан артык иленнән иң көчле 200 спортчы көч сынашачак. Аларга ачык суда 750 м, велосипедта 20 км һәм йөгереп 5 км үтәргә туры киләчәк.

28-нче июльдә шул ук дистанцияләргә һәвәскәрләр чыгачак. Дөньяның 20 иленнән меңнән артык кеше, шул исәптән, 300 Россия триатлон сөючесе катнашыр, дип көтелә.

Бу уикендта шулай ук Ironstar 113 Kazan 2019 һәвәскәрләр ярышлары да узачак: йөзү – 1,93 км, велоузыш - 90 км һәм йөгерү - 21,1 км. Программада хатын-кызлар һәм балалар хәйрия йөгерешләре каралган.

«Балалар йөгерешендә, 500 м яки 1 чакрымга кадәр, 12 яшькә кадәрге яшь спортчылар катнаша ала, - диде ТР Спорт министры. – Иң кечкенә катнашучылар бу дистанцияләрне әти-әниләре кулларында яки коляскада үтә алачак. Яшь спортчыларны аниматорлар белән күнегүләр көтә».

Ярышларны барлык теләүчеләр күзәтә ала - тамашачылар өчен керү ирекле. Моннан тыш, чемпионат илнең спорт каналларының берсендә трансляцияләнәчәк.

Инде бүген, 17.30 сәгатьтә Кремль яр буенда командалар парады узачак – Татарстан башкаласына килгән барлык спортчылар да үз илләренең флаглары белән үтәчәк.

«Триатлон буенча Европа чемпионаты быел илнең иң зур титул чаралары календарена кертелде. Безнең өчен бу бик мөһим дебют кына түгел, ә зур спорт бәйрәме дә, ул безнең илдә бүген динамик рәвештә үсә бара», – дип өстәде В.Леонов.

Спортчылар ярышларга бик озак әзерләнәләр һәм ел дәвамында шөгыльләнәләр. Алар өчен триатлонның иң катлаулы этабы - ярышларны төгәлли торган йөгереш. «Беренчедән, бу ярышларның соңгы этабы. Икенчедән, йөзү һәм велосипедтан аермалы буларак, йөгергәндә кешенең йөрәге вертикаль позициядә эшли, функциональ күзлектән караганда бу - иң авыры», – дип аңлатты триатлон буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Игорь Сысоев.

Турнирга әзерлек барышында суның сыйфатына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, Казансу елгасы акваториясендә ачык суда ярышлар үткәрү өчен билгеләнгән нормаларга туры килү-килмәүгә берничә тапкыр суны сынауга алу үткәрелде. Бүген дистанциядә сынау йөзүләре узды. «Триатлонның техник делегатлары тестларны карады, алар барлык нормаларга тулысынча туры килә. Анализны Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре дә үткәрде», - дип билгеләп үтте Россия триатлон федерациясе директоры Галина Шаповалова.

Әйтик, яшенле яңгыр яки шторм булган очракта, суда йөзү кичектереләчәк һәм ярышлар ике этапта узачак, дип билгеләп үтте Ironstar компаниясенең генераль директоры һәм партнеры Андрей Кавун.

Исегезгә төшерәбез, триатлон буенча Европа чемпионаты көннәрендә Казанда берничә урамда транспорт хәрәкәте, Казансу елгасы акваториясендә кече суднолар хәрәкәте чикләнәчәк, шулай ук кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк.

Барлык яңалыклар