Интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тест ярышлары аудиториясе 1,7 млрд артып киткән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). «Киләчәк уеннары» турнирына сайлап алу ярышларында 22 илдән 160 тан артык команда катнашкан, алар арасында Кытай, Бразилия, Аргентина, Германия, Латвия бар. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Петербург халыкара икътисади форумы сессиясендә җиткерде.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры 2024 елда Казанда узачак. Ул 256 тәҗрибәле команданы һәм төрле илләрдән ике меңнән артык спортчыны берләштерәчәк. Турнир 16 гибрид дисциплина буенча ярышларны үз эченә ала.
Турнир алдыннан Казанда тест чаралары рәвешендә «Фиджитал уеннар» узды. Алар дөньяда турнирның инновацион форматына кызыксынуның өлгергәнен күрсәтте, дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко. Проект җитәкчесе Игорь Столяров сүзләренчә, интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тест ярышлары аудиториясе 1,7 млрд артып киткән.
Санкт-Петербургтагы форумда SMP Racing һәм «Киләчәк уенннары» проекты арасында стратегик партнерлык турында килешү имзаланды. Мәсәлән, SMP Racing 2024 елда Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивалендә фиджитал-авточемпионат оештыра. «Бөтен дөньядан аудитория спортчыларны уникаль болидларда күрәчәк, узышчылар үзләренең осталыкларын цифрда һәм чынбарлыкта күрсәтәчәк», – дип билгеләп үтте Чернышенко, аның сүзләрен ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Казанда һәм Мәскәүдә «Киләчәк уеннары»на кадәр кире санау белән стелалар ачылды. Тантаналы чара РФ вице-премьеры һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.