Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2020, 09:32

Спортчылар Егор Куимов һәм Эмиль Зиннуров Казан пенсионерына продуктлар илттеләр.

Алар тренировкалардан буш булган вакытта волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Татарстан спортчылары Егор Куимов һәм Эмиль Зиннуров волонтерлык хәрәкәтенә кушылды. Алар Казанның коронавирус инфекцисе белән авырган очракта катлауланулар килеп чыгу куркынычы янаучы төркемгә караган өлкән яшьтәге кешеләренә азык-төлек һәм даруларны сатып алу, китерү белән ярдәм итә башладылар.

Россия чемпионы һәм рекордчысы, йөзү буенча дөнья һәм Европа беренчелеге призеры Егор Куимов COVID-19 таралу вәзгыяте аркасында Казанда калырга мәҗбүр булуы хакында сөйләде. Хәзер спортчы өйдә шөгыльләнә, ә буш вакытларында волонтерлык эшчәнлеге белән мәшгуль.

Ярдәм итү кирәклеге турындагы чакыруга «Синтез» командасының ватерполисты, су полосы буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Эмиль Зиннуров та җавап бирде һәм волонтерлар рәтен тулыландырды. «Хәзер пенсионерларга ярдәм итү мөһим, чөнки алар куркыныч яный торган төркемдә. Өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге - мин эшли алганнарның бик аз өлеше», - дип билгеләде ул.

Волонтерлар пенсионер һәм беренче төркем инвалид Венера Солтановага азык-төлек сатып алганнар һәм илткәннәр. Аннан гариза «Бердәм Россия» волонтерлык үзәгенә килде. Азык-төлек җыелмасын Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров исеменнән тапшырдылар, ул пенсионерның катлаулы финанс вәзгыятькә эләгүе белән бәйле түләүсез азык-төлек җыелмасы китерү турындагы үтенеченә җавап бирде, дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә.

Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары да мохтаҗларга ярдәм итә - алар апрельдән көн саен шәһәр халкына - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар ашлар белән бушлай ланч-бокслар тараталар.

Моннан тыш, «Игелекле Казан» проекты кысаларында волонтерлар шәһәр районнары администрацияләре вәкилләре белән берлектә азык-төлек җыелмаларын тарату буенча «Бәхетле» компаниясенең хәйрия акциясенә кушылды. Ә KazanExpress компаниясе ярдәме белән 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» формалаштырылган.

Шәһәр волонтерлар штабы Казанда 24-нче марттан бирле эшли. Үзиреклеләр куркыныч янаган төркемдәге өлкән яшьтәге гражданнарга һәм хроник авырулары булган кешеләргә азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм өйгә китерү белән ярдәм итә. Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында яисә +7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары буенча кабул ителә.

«Бердәм Россия» волонтерлык үзәгенә шалтыратулар көн саен 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә +7(843)238-10-00 һәм +7(800)201-16-00 кайнар линия телефоннары буенча кабул ителә.

Барлык яңалыклар