В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Светлана Соколова һәм Анна Демидова – «Олимп» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Татарстан Республикасы җыелма командасы узган ялларда Киров өлкәсендә узган кышкы триатлон буенча Россия чемпионатында өченче урынны алды.
Команда составында Казанның «Центральный» физкультура-спорт җәмгыятенең «Олимп» олимпия резервы спорт мәктәбе шәкертләре Светлана Соколова һәм Анна Демидова, шулай ук Әлмәттән Ксения Скворцова чыгыш ясады. Татарстан җыелма командасы 1:19:17 нәтиҗә күрсәтте.
Хатын-кызлар эстафетасында беренче урынны Киров өлкәсе җыелма командасы алды (1:16:52), көмеш медальләрне Пермь крае спортчылары яулады (1:19:08).
Ярышларда барлыгы 150 дән артык спортчы катнашты, дип хәбәр ителә Россиянең триатлон федерациясе сайтында.