В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медальләр өчен илнең 51 төбәгеннән 700 дән артык кеше көрәште
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче декабрь). Казан спортчылары каратэ буенча Россия беренчелегендә җиңүче һәм призер булдылар. Ярышлар 1-3 нче декабрьдә Көньяк-Сахалинскида узды һәм илнең 51 төбәгеннән 700 дән артык кешене берләштерде.
Ярышларның икенче көнендә Камилла Гарипова 48 килограммга кадәрге юниорлар арасында чемпион булды. Ярышларның соңгы көнендә Камилла Бикмуллина аерылып торды – ул 18-20 яшьлек юниорлар арасында көмеш медаль алды.
Казанда кызлар «Ак Бүре» физкультура-спорт берләшмәсе спорт мәктәбендә Искәндәр Шагин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр, дип хәбәр иттеләр Физик культура һәм спорт комитетында.