В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эльмира Азизова Вахитов районының спорт мәктәбенә йөри.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Казан шәһәре Вахитов районы спорт мәктәбе укучысы Эльмира Азизова бокс буенча нефть илләренең 17 нче дөнья Кубогында 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады. Ярышлар 10-15-нче декабрьдә Белоярск шәһәрендә узды.
Рингта 12 финал көрәш булды, аларда җиде илдән – Россия, Таҗикстан, Греция, Кыргызстан, Эквадор, Үзбәкстан һәм Мароккодан 24 боксчы җиңү өчен көрәште, дип хәбәр итә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты.