Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2022, 10:20

Казан спортчысы суга сикерү буенча халыкара ярышларда призер булды

Ярышлар Су спорт төрләре сараенда уза.

Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Казан спортчысы Кира Хәйруллина суга сикерү буенча «Дмитрий Саутин кубогы» халыкара ярышларында призер булды. Ярышлар 9 илдән 162 спортчыны берләштерде.

Кира Хәйруллина 3 метр биеклектәге трамплиннан сикерде. Чыгышының нәтиҗәләре буенча ул бронза медаль яулады. Аны Мәскәү һәм Беларусь спортчылары узып китте.

Казанда Кира Хәйруллина су спорт төрләре буенча «Акватика» республика олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Халыкара ярышлар бүген тәмамланачак, алар Су спорт төрләре сараенда уза. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре турнирны бушлай карый ала. Балаларга һәм аларны озата килүчеләргә «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, суга сикерү буенча «Дмитрий Саутин Кубогы» ярышлары «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының III этабы кысаларында уза. Алар 12 илдән килгән делегацияләр составында меңнән артык спортчы, 104 судья һәм 280 рәсми затны берләштерә. Моңа кадәр, 9 нчы декабрьдән 11 нче декабрьгә кадәр, «Светлана Ромашина Кубогы» синхрон йөзү турниры һәм «Россия яшьлеге» ярышлары узды. Ярышларда 5 илдән 800 дән артык катнашучы катнашты. 2008-2011 елларда туган спортчылар арасында 33 комплект медаль уйнатылды.

«Дуслык уеннары» халыкара ярышларының I этабы Казанда – 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр, ә II этабы 10 нчы ноябрьдән 25 нче ноябрьгә кадәр узды. «Дуслык уеннары» РФ Спорт министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Суга сикерү федерациясе химаясендә үткәрелә. Ярышларны «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.

Барлык яңалыклар