Серафим Солодовников 400 метрга йөгерүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Фото: ТР Җиңел атлетика федерациясе
U20 юниорлары арасында Россия беренчелеге һәм бөтенроссия ярышлары 15 нче февральдә Тольяттида старт алды. Алар узган елгы бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны берләштерделәр. Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе сайтында ярышларда ил беренчелегенең 24 комплекты һәм бөтенроссия ярышларының 4 комплекты уйнатылачак дип хәбәр ителә.