В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү өчен Россия һәм Беларусьтан 88 атлет көч сынашты.
Фото: Россия фехтовкалау федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). Казан спортчысы Марк Мекешкин 21 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында фехтовкалау буенча Россия беренчелеге призеры булды.
Чыгышлары буенча Марк Мекешкин бронза алды. Ярышларда икенче урынны – Мәскәү фехтовкалаучысы Николай Спицын, ә беренче урынны Санкт-Петербург спортчысы Дмитрий Насонов алды. Марк Мекешкин белән өченче урынны Новосибирск өлкәсе спортчысы Владимир Вастьянов бүлеште, дип хәбәр итә Россия фехтовкалау федерациясе.
ТР башкаласында Марк Мекешкин олимпия резервы училищесында укый.
Турнир Орел шәһәрендә 1 нче февральдән 8 нче февральгә кадәр уза. Алтын медальләр өчен Россиянең 8 төбәгеннән һәм Беларусьтан 88 спортчы көрәшә.