В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Владислав Артемьев өстәмә күрсәткечләр буенча Белоруссия һәм Кытай көндәшләреннән алга чыкты
Казан спортчысы Владислав Артемьев БРИКС уеннарында тиз шахмат буенча турнирда алтын яулап алды. 9 тур нәтиҗәләре буенча ул 7,5 очко җыйды. Белоруссиядән көмеш медаль иясе Максим Царук һәм Кытайдан бакыр медаль иясе Бай Цзиньши да шундый ук нәтиҗә күрсәтте. Владислав Артемьев көндәшләрен өстәмә күрсәткечләр буенча узып китте.
Шулай ук алдагы көнне тиз шахмат буенча рәсәйле Екатерина Лагно җиңү яулаган иде. Ул 7,5 очко җыйды. Көмеш медальгә кытайлы Сун Юйсинь (6,5 очко) лаек булды. Ул өстәмә күрсәткечләр буенча Рәсәй Федерациясен тәкъдим итүче Валентина Гунинаны узып китте.
Шахмат ярышлары 17 нче июньнән 22 нче июньгә кадәр Б.Рамеев исемендәге ИТ-практа үтәчәк. Аларда Абхазия, Бахрейн, Бразилия, Венесуэла, Һиндстан, Кытай, Эфиопия һәм башка ил спортчылары катнашачак. Шахматчылар арасында 6 комплект медаль уйнатыла. Бүген блиц-турнирлар узачак.
Исегезгә төшерәбез, халыкара вакыйгада 5 меңнән артык кеше катнашачак. Ярышлар 27 спорт төреннән үтәчәк: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү һ.б. Катнашучылар арасында 387 комплект медаль уйнатыла. Хәзер Рәсәй гомуми исәптә алда бара: җыелма команда 131 алтын медаль яулады.